news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек йөртүче белән авариядә 16 яшьлек кыз һәлак, алты кеше хастаханәдә - фото

Иртәнге авариядә һәлак булган яшь кыз педколледж студенты булган.

news_top
Исерек йөртүче белән авариядә 16 яшьлек кыз һәлак, алты кеше хастаханәдә - фото
Башкортстанда Магнитогорск-Ира юлының 187 нче чакырымында 19 август иртәсендә ике машина бәрелешкән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, авариядә бер кеше һәлак булган, алты кеше имгәнгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 26 яшьлек йөртүче "Дэу Нексия" машинасы белән исерек килеш идарә иткән. Ул каршыга килүче "Тойота Королла" машинасына бәрелгән. "Тойота" белән 38 яшьлек кеше идарә иткән.



Авариядә Сибай педколлежы студенты 16 яшьлек кыз һәлак булган. Ул "Нексия" дә утырып барган. Бу машинадагы тагын дүрт пассажирны, ике машина йөртүчене хастаханәгә озатканнар. 






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар