news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек йөртүче бәрдергәннән соң 23 яшьлек фельдшер кыз аяксыз калган

Хәзер аңа 3 миллион сумлык протез кирәк.

news_top
Исерек йөртүче бәрдергәннән соң 23 яшьлек фельдшер кыз аяксыз калган

Ставрополь краеның Ессентуки шәһәрендә 23 яшьлек фельдшер кызның уң аягын кискәннәр. Ул ашыгыч ярдәм машинасы белән авариядә имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Алина Афанасиади исерек йөртүче аркасында инвалид калган. Хәзер битараф булмаган кешеләр аңа 3 миллион сумлык протез алу өчен акча җыя.

Авария китереп чыгарган ир-атны гаепле дип тапканнар һәм компенсация түләттерәләр, дип хәбәр итә Ставрополь крае прокуратурасы.

Фаҗига 2021 елның 11 мартында була. Ашыгыч ярдәм бригадасы Володарский урамына килә. Машина юлда тора, аның утлары да яндырылган була. Фельдшер кыз машина янында эшли. Шул чакта бер машина килеп чыга һәм кызны бәрдереп китә, аннары ашыгыч ярдәм машинасына бәрелә. Машина белән 31 яшьлек ир-ат идарә итә, ул исерек була, тизлеген киметми.

Шуннан соң Алина җитди имгәнә, аның уң аягын ампутациялиләр. Хәзер ул хастаханәдә дәвалана.

Җинаять эшен тикшергәндә машина йөртүче ир-ат гаебен таный. Тик китергән зыян өчен акча түләми. Аны 3 ел 6 айга колония-поселениегә озаталар, 3 елга машина йөртү таныклыгын алалар.

Суд Алинаның 3 миллион сумлык дәгъвасы тулысынча канәгатьләндергән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар