Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек хатын ясаган авариядә сеңлесе һәм үги улы янып үлгән

news_top_970_100
Исерек хатын ясаган авариядә сеңлесе һәм үги улы янып үлгән
Фото: Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИ телеграм-каналы, https://t.me/gibdd_66

2 сентябрьдә Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәрендә авариядә 2 үсмер һәлак була. Бу турыда өлкә буенча ЮХИДИга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Иртәнге 7ләр тирәсендә Hyundai Solaris машинасы юлдан чыгып китә һәм агачка бәрелә. Аннары машинага ут каба.

Hyundai Solaris белән 30 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Машина салонындагы 2 пассажир һәлак була. Мәрхүмә 18 яшьлек кыз – машина йөртүченең сеңлесе, 16 яшьлек үсмер – үги улы була.

Якынча белешмә буенча, үсмерләр ут капкан машинадан чыга алмый.

Hyundai белән идарә итүче хатын үзе исән калган, аны башта хастаханәгә, аннары Эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоткарланган кешеләрне тота торган урынга илткәннәр.

Медицина тикшеренүе хатынның исерек булуын ачыклый. Җинаять эшен ачу мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, Hyundai йөртүче хатынның транспорт белән идарә итүдә 4 еллык тәҗрибәсе бар. Салондагы пассажирлар иминлек каешын эләктермәгән булган. Йөртүче хатын, юл кагыйдәләрен бозган өчен, берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган. Әлеге авариядән соң аның канында 0,531 мл/л алкоголь булуы ачыкланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100