news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек хатын ясаган авариядә әнисе белән нәни кызы һәлак булган

news_top
Исерек хатын ясаган авариядә әнисе белән нәни кызы һәлак булган
Фото: https://vk.com/krk.sledcom

Абакан шәһәрендә яшәүче хатын әни белән бала һәлак булган авария китереп чыгарган өчен суд каршына басачак. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

35 яшьлек хатын Усть-Абаканский районында ял базасында, исерек килеш, машина руле артына утыра. Аның машина йөртү таныклыгы да булмый. Хатын иренең машинасын алып чыгып китә. Ул Райков ягына таба бара, азык-төлек һәм хәмер алып кайтмакчы була.

Машинага аның танышлары – ир белән хатын, аларның 1 яшьлек кызы утыра.

Юлда барганда, хатын машина белән идарәсен югалта, әйләнеп каплана. Авариядә 30 яшьлек пассажир хатын, аның сабый кызы һәлак була.

Хатын гаебен тулысынча таныган, җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, гаепләү карары белән судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар