Алкоголь эчүчеләрнең күбесе «теләсә кайсы вакытта эчүне ташлый алам» дип уйлый. Медицина билгеләмәсе буенча, организмына даими рәвештә алкоголь кирәк булган кеше алкоголик дип атала.
Алкоголизм – хроник авыру. Бу чир белән авырый торган кеше алкоголь куллануны, хәтта шәхси мөнәсәбәтләрдә, эштә һәм өйдә җитди проблемалар тудыра башласа да, контрольдә тота алмый.
Даими рәвештә алкоголь куллану баш миендәге химик матдәләр балансын боза. Медицина телендә аңлатма болай яңгырый: импульсивлыкны контрольдә тота торган гамма-аминомай кислотасы, нерв системасын стимуллаштыручы глютамат һәм рәхәтлек хисе бирә торган дофамин гормонының балансы бозыла.
Рәхәтлек хисен барлыкка китерә торган үзәкләрдә дофамин метаболизмы әкренләп үзгәрә, һәм кеше бу матдәләрсез рәхәтлек кичерүдән туктый, – дип аңлата Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының наркология Милли фәнни үзәге эксперты, медицина фәннәре кандидаты Алексей Надеждин.
Матдәләр алмашы бозылу аркасында, кешенең баш миенә күңелсезлектән котылу һәм үзен яхшы хис итү өчен, алкоголь кирәк була башлый.
Алкоголизм билгеләре
1. Ялгыз эчү.
Кеше эчәр өчен компания эзләүдән туктый һәм спиртлы эчемлекләрне теләсә нинди күләмдә үзе генә эчә ала.
2. Эчәсе килеп тора.
Алкоголь куллану бәйрәм яки компания җыелуга гына бәйле булмый башлый, спиртлы эчемлекләрне сәбәпсез куллану ихтыяҗы туа.
3. Дуслардан һәм якыннарыннан яшереп эчү.
«Дачага», «пикникка» сәяхәтләр арта. Кесәләрдә алкоголь исен баса торган кәнфитләр барлыкка килә.
4. Алкоголь яшереп куйган урыннар арта.
Эчкече яшерен урыннарда спиртлы эчемлекләр салынган шешәләр, гадәти булмаган савытларда – пластик шешәләрдә, графиннарда яки чүлмәкләрдә алкоголь саклый башлый.
5. Күпме эчкәнен контрольдә тота алмау.
Кеше алкогольне соңгы чиккә җиткәнчегә кадәр эчә башлый. Чама хисе һәм чираттагы рюмкадан тыелу сәләте югала.
6. Исерек хәлдә нишләгәнен оныта башлый.
Айныгач, кеше алкоголь эчкәндә булган вакыйгаларны хәтерләмәскә мөмкин.
7. Эчү гадәткә керә.
Эшли башлаганчы яки аннан соң, телевизор караган вакытта, «аппетит өчен» алкоголь куллану очраклары гадәткә керә. Әгәр дә бу гадәте үтәлмәсә, яки кемдер моның турында нидер әйтсә, эчкеченең ачуы чыга.
8. Яраткан шөгыльләренә кызыксынуын югалта.
Кеше күп еллар буе кызыксынган шөгыльләрен оныта, йорт хайваннарын караудан, туганнары белән аралашудан туктый, сәяхәтләрдән һәм каядыр чыгудан баш тарта.
9. Якыннарына карата агрессия күрсәтә башлый.
Алкоголь куллану бәхәсләр, гаилә низаглары һәм дуслар һәм якыннарга карата агрессив гамәлләр китереп чыгара.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда ким дигәндә 140 миллион алкоголик бар, һәм аларның күбесе дәваланмый. Шуларның 2,5 миллионы – Россиядә. Галимнәр фикеренчә, дөньядагы 25 кешенең 1се нәкъ менә алкоголь куллану аркасында үлә.