Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек укытучы ашыгыч ярдәм табибын кыйнап имгәткән

Кибет янында урамда аунап яткан ир-ат аңына килә һәм табибка суга башлый.

news_top_970_100
Исерек укытучы ашыгыч ярдәм табибын кыйнап имгәткән

Санкт-Петербургта ашыгыч ярдәм фельдшерын кыйнаганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

19 мартта фельдшерны хәйрия оешмасында мастер-педагог булып эшләүче 31 яшьлек ир-атныкыйнаган дип шикләнәләр.

«Фонтанка» сайты белешмәсе буенча, вакыйга шимбә көнне иртән була. Кибет янында урамда яшь ир-ат ята, ул аңында булмый. Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар. Алар җирдә ятучы кешене карый башлый. Шуннан соң пациент аңына килә һәм 31 яшьлек фельдшерның күкрәгенә берничә тапкыр суга.

Ашыгыч ярдәм табибының күкрәк читлеге имгәнә, аның үзен хастаханәгә алып китәләр. Фельдшерга табиблар ярдәм күрсәтә һәм өенә җибәрәләр.

Табибка һөҗүм иткән ир-атка карата вак хулиганлык турында административ протокол төзиләр һәм «кыйнау» маддәсе буенча җинаять эше ачалар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100