Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исерек туе кебек...» – «челтрәвекләр» Азат Фазлыевның туган көнен ничек бәйрәм иткән?

news_top_970_100
«Исерек туе кебек...» – «челтрәвекләр» Азат Фазлыевның туган көнен ничек бәйрәм иткән?
"Татар-информ" архивы

Җырчы Азат Фазлыев туган көнен үзе эшли торган челтәрле бизнес вәкилләре белән бергә бәйрәм иткән. Төп «наставник»лары партнерын аеруча «җылы» итеп котлаган. «Азат, син – безнең иң шәп кешебез. Без сине бик яратабыз», – дип, җырчының йөзенә тулы бер торт китереп каплаган. Җырчының тормыш иптәше, үзе дә «челтрәвекләр» лидеры Алсу Фазлыева, әлеге күренешне көлкегә санап, социаль челтәрләргә урнаштырган.

Бу видео җырчыларның сәхифәләрен карап баручыларда зур канәгатьсезлек тудырган. Комментарийлар арасында бер генә уңай фикер дә юк. Аларны кемдер ипигә тилмергән вакытта ризык исраф итүдә гаеплиләр.

«Зур кешеләр бит инде сез. Нәрсә бирә бу сезгә? Күзсез калуыгыз бар»;

«Сугыш барганда маймылланганыгызны күрсәтмәсәгез дә булыр иде»;

«Тәрбия һәм ир-атка карата хөрмәт юк…»;

«Ризык белән болай кылану – бер дә матур гамәл түгел. Ни кызыгын табасыз моны куеп?»;

«Сугышта безнең егетләр тортка түгел, ипигә интегә күп урыннарда. Алсу, бу видеодан соң сезгә карата минем генә түгел, күпләребезнең мөнәсәбәте үзгәргәндер»;

«Юләрләр йорты. Бер дә кызык түгел, кеше көлкесе. Матур итеп туган көн белән тәбрик итәсе урынга биткә торт китереп каплады»;

«Сезнең анда барысы да шундый бик үк адекват түгелме? Тортны битенә сылаплар куйды. Хурлык…»;

«Ыштан төшереп, шәрә арт яклары белән утырасылары гына калды инде тортка. Кайсы тилесе уйлап тапкан. Тозсыз шаяру»;

«Шундый олы хатын, үзе тәрбиясез, тәртипсез»;

«Нәрсә инде бу! Исерек туе кебек. Азат андый кеше түгел ул, икешәр тапкыр йөзе белән тортка манчырга. Хет кешегә күрсәтмәскә иде инде моны»;

«Ризыкны исраф итү бу. Олы кешеләр үзләре. Менә яшьләр кемнән үрнәк ала. Оятсыз хатын. Әле торт белән тыгылсын дип, һаман этеп тора», – кебек күпсанлы комментарийлар язып калдырганнар.

Алсу Фазлыева исә аларның берсенә: «Иң зур гөнаһыбыз булсын», – дип җавап кайтарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100