Исерек әтисе кимсеткәнгә чыдый алмыйча, унбиш яшьлек кыз коса башлаган
Баланы хастаханәгә алып киткәннәр, хокук саклаучылар аның яшәү шартларын тикшерә.
Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә әти кеше исерек килеш 15 яшьлек кызын интектергән. Бала коса башлагач, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Өйдәге вәхшилек буенча эшне хокук саклаучылар тикшерә. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.
Якынча версия буенча, әти кеше балигъ булмаган кызын төрлечә кимсетә.
Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, әтисе кызына кычкыра, отжиматься итәргә куша. Кыз әтисе кушкан күнегүләрне эшли-эшли торгач, коса башлый. Аннары калтыранган кызны хастаханәгә алып китәләр.
Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, бала стресс һәм физик йөкләмәләрдән хәлсезләнә. Ведомство тикшерү эшләре башлаган. Вакыйганың сәбәпләре, баланың яшәү шартларын өйрәнәләр, диелә бу хәбәрдә.