Исерек үсмер ишегалдыннан бабасының УАЗ машинасын урлап киткән һәм авария ясаган
14-17 яшьлек биш малай сыра эчкән һәм иске УАЗда йөргән.
Красноярск өлкәсендәге Минусинск шәһәрендә яшәүче кеше 14 яшьлек оныгы өчен штраф түләячәк. Малай дүрт дусты белән сыра эчкән һәм бабасының УАЗ машинасына утырып чыгып киткән. Бала машина белән идарә итә алмаган һәм автомобиль капланган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Машинада 14 тән 17 яшькә кадәрге үсмерләр була. Алар бергә сыра эчә. Авариядән соң балаларга медицина ярдәме кирәк була, икесен хастаханәгә салалар. Бәхеткә, әлеге авария вакытында беркем дә үлми.
Үсмер машинаны алганын бабасына әйтеп тормый. Ә иске УАЗда иминлек каешлары да күптән кисеп ташланган, арткы утыргычлары да алынган. Шушы машинага биш үсмер төялешеп чыгып киткән.
«Авария вакытында машинада йөртүчедән кала, тагын дүрт кеше була. Икесенә 15 яшь, берсенә 14 яшь, тагын берсенә 17 яшь. Машина белән идарә итүче үсмер бабасына әйтмичә китүен сөйли. Ул ишегалдында торган УАЗны төнлә белән алып китеп, йөреп кайтмакчы булган», диелә Красноярск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.
Хәзер бабайга карата «машинаны йөртү хокукы булмаган кешегә тапшыру» турында беркетмә төзелгән. Үсмерләрнең ата-аналары улларының спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпләрен аңлатырга тиеш. Моннан тыш, хокук саклау органы хезмәткәрләре яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатып алып биргән кешене ачыклыйлар.