Исерек шофер, 18 яшьлек егетне бәрдергәч, авария урынын ташлап качкан
Башкортстанның Тәтешле районындагы фаҗига турында республиканың ЮХИДИ баш дәүләт инспекторы Динар Гыйльметдинов үз блогында язды.
Югары Тәтешле авылында "Daewoo Nexia" машинасы юл уңаеннан барган 18 яшьлек егетне бәрдереп үтерә. Йөртүче, машинасын ташлап, качып китә. Сәгать ярым үткәч, ул полициягә үзе шалтырата. Рульдә 30 яшьлек ир булган. Ул Тәтешле районы кешесе. Авария вакытында аның исерек булганы ачыклана. Ул, һәлакәт булганнан соң курыкканын, шул сәбәпле авария урынын ташлап качканын әйтә.