news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Исерек күргәне булмагач, Ләйсән аңламый»: Булат Бәйрәмов Яңа ел каршылагач, нинди хәлдә?

news_top
«Исерек күргәне булмагач, Ләйсән аңламый»: Булат Бәйрәмов Яңа ел каршылагач, нинди хәлдә?
"Татар-информ" архивы

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева Яңа елда да виртуаль дусларын кызыклы видеолар белән куандыруларын дәвам итә. Алар яңа видеоны «шәп итеп» узыручыларга багышланган.

Видеода күренгәнчә, Булат караватта «ай-ай» дип ыңгырашып ята. «Нәрсә булды? Башың авыртамы? Ашказаның авыртамы? Су биримме?» – дип, Ләйсән борчылгандай итә. Ә Булат «Айкала суларыгыз, чайкала суларыгыз...» – дип җырлап җибәрә.

«Булатка исерек булу килешми», «Исерек булып уйный белмисез, чөнки сез андый түгел», «Булатка килешми исерек булу. Исерек күрмәгәч, бер аңламый бу Ләйсән, икенче көнне ни кирәк икәнне», – дип комментарий язган күпчелек.

«Хәл шулайрак», – дип үзен танучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар