Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек кондуктор, хатыны белән талашкач, бер төндә өч тапкыр автобус урлап киткән

36 яшьлек ир-ат тукталышка килә һәм ишекләре ачык булган автобусларны берәм-берәм алып чыгып китә.

news_top_970_100
Исерек кондуктор, хатыны белән талашкач, бер төндә өч тапкыр автобус урлап киткән
"Татар-информ" архивы

Екатеринбург шәһәрендә 36 яшьлек ир-ат бер төндә өч автобусны урлап киткән. Ул исерек килеш хатыны белән талашкан һәм ачудан автобус урлап йөргән. Ул ике автобус белән авария ясаган, өченчесендә барганда, аны полиция тоткарлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Свердловск өлкәсе прокуратурасы мәгълүматы буенча, тиздән бу кешегә карата суд булачак.

Бу ир-ат Чиләбе өлкәсендә туган. Ул Екатеринбургта кондуктор булып эшли. Вакыйга былтыр 26 декабрьдә була. Кондуктор ир-ат хатыны белән талаша һәм төнге икеләр тирәсендә хезмәт хакы алу өчен эшенә китеп бара. Автобуслар төнлә тора торган тукталышта ул ПАЗик күреп ала. Аның ишеге ачык, ачкычлары да шунда ук калган. Кондуктор автобусны алып китә. Тик ул өенә кайтып җитә алмый, баганага бәрелә.

Шуннан соң бу ир-ат кабат тукталышка кайта һәм тагын бер автобусны алып чыгып китә. Йортлар ишегалдына кергәч, туктап торган машиналарны бәрдерә һәм кабат автобусны ташлап китеп бара.

Бу юлы кондуктор такси чакыра һәм кабат автобуслары тукталышына китә. Өченче ПАЗны урлап чыгып китә һәм бу юлы сак булырга тырыша. Ләкин юлда ЮХИДИ инспекторлары очрый. Шуннан соң кондукторның төнге маҗараларына нокта куела, диелә бу хәбәрдә.

Хәзер бу ир-атны биш елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100