Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек килеш ЮХИДИ белән узышып йөргән депутат малае Киров халкыннан гафу үтенә

Элеккеге депутат үзе малаен җаваплылыктан коткарып калырга тырышмаячагын ышандыра.

news_top_970_100
Исерек килеш ЮХИДИ белән узышып йөргән депутат малае Киров халкыннан гафу үтенә

Киров шәһәрендә ЮХИДИ инспекторлары Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Сергей Доронинның улы Тимурны тоткарлаган. Тимур Доронин әтисенең Toyota Land Cruiser машинасында исерек килеш йөргән, ул юл инспекторларыннан качып котылмакчы булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

23 яшьлек Тимур Доронин машина белән исерек килеш идарә итә. Моны экспертиза да раслый. Бәхеткә, юл инспекторлары исерек йөртүче куып тота һәм туктата, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге вакыйга турында билгеле булуга ук, Сергей Доронин улының гамәлләре турында фикерен әйтә. Ул җәмәгатьчелеккә улын якларга тырышмаячагы турында сөйли. «Закон каршында бар кеше дә тигез, кемдер тигезрәк булу мөмкин түгел», — дип әйтә.

«Олы кешеләрнең һәрберсе үз гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиеш. Ул үз гамәлләренең куркыныч дәрәҗәсен дә бәяләргә тиеш. Мондый мәсьәләдә минем позициям һәрчакта та принципиаль булды: мондый хокук бозуларга бик катгый карарга кирәк, машина аеруча куркыныч чыганагы бит. Андый җинаятьләр катгый тыелырга, ә хокук бозучылар закон буенча җәзага тартылырга тиеш», — ди Сергей Доронин.

Кичке якта Тимур Доронин үзе дә мөрәҗәгать белән чыга. Ул шәһәрдәге зур медиахолдингның генераль директоры Роман Данилинга комментарий бирә. Тимур Доронин Киров халкыннан гафу үтенә, җаваплылыктан качарга тырышмаячагын ышандыра.

«Минем белән килеп чыккан хәл үзем өчен дә, гаиләм өчен дә начар. Әтинең фикере белән тулысынча килешәм, җаваплылыктан качарга җыенмыйм. Социаль челтәрләрдә минем гамәлне „классик мажор“ гамәле дип атадылар. Тик мин үсмер чактан бирле эшлим инде, үз тормышымны үзем тәэмин итәргә тырышам», — дип акланган Тимур.

Тимур Доронинга карата берничә административ эш ачылган. Аны 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүләре, 30000 сум штраф салулары ихтимал.

Элеккеге депутат малаена карата машина йөртүчегә карата полиция хезмәткәре таләбе буенча тукталмау, тәрәзәләре яктылыкны тиешенчә үткәрми машинада йөрү, бер яктан гына хәрәкәт итә торган юлда каршы як юнәлештә йөрү турында протоколлар төзелгән. Бу турыда Киров өлкәсе буенча ЮХИДИда сөйләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100