Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек килеш йөреп «права» алдырганнар, контракт төзесә, таныклыгын кайтара алачак

news_top_970_100

Россиядә контрактникларга машина йөртү таныклыгын кире кайтару мөмкинлеген булдыру тәкъдим ителде. Бу хакта инициатива белән РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итте. Закон проекты Дәүләт Думасы сайтына куелган.

Сүз исерек килеш машина йөртеп, корбаннарга китергән юл һәлакәте сәбәпчесе булып, каршы полосага чыгып таныклыксыз калучылар турында бара. Закон проекты буенча, контракт төзегән очракта, андый кешеләр вакытлыча (контракт срогы дәвам иткәндә, хәрби хәл булганда) машина йөртү таныклыгына кабат ия булачак.

«КоммерсантЪ» язуынча, әйтик, кеше исерек килеш руль артына утырып 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителсә һәм 1 айдан контракт төзесә, ул шунда ук таныклыгын кире кайтара алачак. Әгәр контракт срогы 1 елдан бетә икән, ул документын кайтарырга тиеш һәм ярты ел машина йөртә алмаячак. Таныклыкны кайтару өчен, ул кирәкле процедураларны узарга – имтихан тапшырырга, медицина белешмәсе бирергә тиеш. Ә инде таныклык 1 елга алынган, ә контракт срогы 1,5 ел икән, кеше шушы срогы чыккач, имтихан тапшырырга, белешмә бирергә тиеш.

Ә инде контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәттә дәүләт бүләгенә лаек дип табылса, ул имтихан тапшырмыйча һәм медицина белешмәсе бирмичә генә дә «права»сын кире кайтара ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100