Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек кешеләр утыргач, ни өчен машина тәрәзәләре парлана?

news_top_970_100
Исерек кешеләр утыргач, ни өчен машина тәрәзәләре парлана?
https://pixabay.com/

Хәмер эчкән кешеләр утыргач, машина тәрәзәләре парлана. Пассажирлар аек булган чакта, мондый хәл күзәтелми. Моның сәбәбе фактлар сайтында чыкты.

Интернетта әлеге фактның чынга охшаган сәбәбе турында язмалар очратырга була. Имеш, кандагы алкоголь кеше сулаганда кире чыга торган һаваны спирт парлары белән тулыландыра, шуңа күрә чык ноктасы күрсәткече күчә, пыялаларга дым конденсаты утыра. Бу версия процессны физика ягыннан аңлатса да, тәнкыйтькә чыдый алмый. Исерек кеше бүлеп чыгара торган һавада спиртлар концентрациясе аек кешенекеннән бик азга гына аерыла һәм ул конденсация процессына җитди йогынты ясый алмый.

Моның чын сәбәбе бик гади. Кандагы алкоголь күпчелек очракта кешенең йөрәк тибешен арттыра, кан тамырларын киңәйтә, тир бүленеп чыгуны арттыра, үпкәләрдә гадәттәгедән күбрәк сыеклык парга әверелә. Шулай итеп, кеше үз тирәсенә күбрәк җылы һәм дым бүлеп чыгара башлый. Нәкъ менә шуңа күрә тәрәзә пыялалары парлана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100