news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек ир хатынына ут төртеп яндырган һәм сарайга бикләп куйган

Тәне пешкән хатын дүрт көн сарайда яткан, аңа ярдәм итүче булмаган.

news_top
Исерек ир хатынына ут төртеп яндырган һәм сарайга бикләп куйган
https://pixabay.com/

Былтыр июнь аенда Липецк өлкәсендәге Дмитряшевка авылында 50 яшьлек ир-ат бергә яши торган 57 яшьлек хатынын имгәтә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Липецк өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исерек ир-ат хатынына бензин сибә һәм ут төртә. Хатын тәненең 18 проценты пешеп бетә. Ир хатынга ярдәм итми. Ул хатынны сарайга яшереп куя. Имгәнгән хатын шунда дүрт көн буена ята. Җинаятьче ир хатынының хәле начарланганын күреп тора. Шуннан соң ул күрше хатынга мөрәҗәгать итә. Үз хатынының яраларын каз мае белән майларга сорый.

Күрше хатын исә бу хәл турында полициягә хәбәр итәчәген әйтә. Җинаятьче ир-ат күрше хатынның муенына кайчы терәп куя һәм үтерү белән яный. Шулай да күрше хатын полициягә хәбәр итәргә көч таба.

Шуннан соң сарайда ята торган имгәнгән хатынны хастаханәгә алып китәләр. Ләкин табиблар аңа ярдәм итә алмый, хатын бераздан вафат була.

Мода кадәр дә хөкем ителгән ир-ат тагын төрмәгә китәчәк. Суд карары белән ул унбер елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар