news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек ир хатынын кыйнап үтергән

Ир 34 яшьлек хатынының башына йодрыгы белән күп тапкыр суккан.

news_top
Исерек ир хатынын кыйнап үтергән
Башкортстанда 45 яшьлек ирне кулга алганнар. Аны хатынын кыйнап үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда Башкортстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтен сылтама белән "Башкортстан хәбәрләре" язды.

Вәхши ир исерек килеш бергә яши торган хатынын имгәткәнче кыйнаган. Фаҗига Белорецки районында булган.

Бу ир 34 яшьлек хатынының башына йодрыгы белән күп тапкыр суккан, диелгән әлеге хәбәрдә. Имгәнгән хатынны хастаханәгә китергәннәр. Тик ул табиблар кулында җан биргән.

Җинаятьчене тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар