Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек ир бер яшьлек үги баласын кыйнаган һәм балконга туңарга чыгарып бастырган

Исерек ир бер яшьлек үги баласын кыйнаган һәм балконга туңарга чыгарып бастырган

news_top_970_100
Исерек ир бер яшьлек үги баласын кыйнаган һәм балконга туңарга чыгарып бастырган
Пермьдәге күпкатлы яңа йортларның берсендә яшәүчеләр күптән түгел йокысыз төн уздырган: аларга йокларга шау-шу, бәргән-суккан тавышлар һәм бала елавы комачаулаган. Күршеләр полиция чакырткан. Росгвардия вәкилләре, тавыш килгән фатирга кергәч, котычкыч күренешкә тап булганнар: исерек ир яшь ярымлык баланы кыйнап, балконга шәрә килеш бастырып куйган. Бала ялан аяклары белән салкын бетон идәндә басып торган. Ачыкланганча, бу сабый ирнең үги баласы икән.

Ул төнне баланың әнисе өйдә булмаган. Мөгаен, аның өйгә кайтмавы ирне чыгырыннан чыгаргандыр, дип яза РИА Новости. Башта ир баскычларны типкәләгән, стеналарга суккан, соңыннан, өйгә кереп, сабыйны кыйный башлаган. 

"Сәгать кичке унда ирем Павелны подъездда күргән, кулыннан кан саркый икән. Бәлки сугышкандыр, бәйрәмнәр бит, булырга да мөмкин, дип уйладык", - дип сөйләгән журналистларга күрше хатын Ирина Морозова (исеме үзгәртелгән). 

Төнге икеләрдә күршеләрен фатирдан килгән тавыш уята - Павел бик каты тавышлана. Күршеләр полиция чакырта. Ачыкланганча, берьюлы берничә күрше полициягә мөрәҗәгать иткән. Әмма нарядны озак көтәргә туры килгән. 

"Мин полициягә берничә тапкыр шалтыраттым. Башта бала гомеренә куркыныч янавын аңламаган идем, мин анда бала барын белмәдем, - дип сөйләгән Ирина Морозова. - Аннан Павел баскычка чыкты һәм балконнан бала коляскасын ташлады. Ул өенә кергәндә, мин бала елаган тавыш ишеттем. Шуннан мин кабат полициягә шалтыраттым. "Анда кечкенә бала бар, ник килмисез соң?" дип ялвардым. Ниһаять, полиция килде. Аларның Павелдан: "Монда бала булырга тиеш, кая ул?" - дип сораганын ишеттем. Ә Павел: "Нинди бала? Мин белмим, мин әле кайттым", - дип җавап бирде".

Соңрак ачыкланганча, Павел фатирдагы барлык җиһазларны ватып бетергән, әйберләрнең астын-өскә китергән, баскычка чыгып көзгене ваткан. "Бөтен нәрсә канга баткан иде, Павел үзе дә, сабый да гел канда иде. Баланың ирене ярылганын күрдек, табиб тегәргә кирәк булуын әйтте", - дип сөйләгән журналистларга күрше.

Баланың әнисе иртән генә кайткан. "Без аннан "балаң кая" дип сорадык. Ул урамда йөри, дип җавап бирде. Иртәнге биштә! Без аңа Павел балаңны кыйнады дип әйттек, ә ул йокларга ятты һәм хастаханәгә кичкә генә китте", - дип искә төшерә Ирина Морозова. 

Бала хәзер хастаханәдә. Аның гомеренә куркыныч янамый. "Йөзендә исән җире калмаган. Мин аның бармагыннан кан алдым, ул елады, бите шешеп беткән иде. Мин аның белән ун гына минут сөйләштем, шул арада чәчләрем үрә торырлык сүзләр ишеттем. Үземнең ике балам бар", - дип сөйләгән журналистларга хастаханә хезмәткәре. 

Павел Л.га "Сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Аны 40 мең сумга кадәр штраф, бер елга кадәр төзәтү эшләре яки дүрт айга кадәр арест көтә. Баланың әнисенә административ протокол төзелгән, аны балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифасын үтәмәүдә гаеплиләр. Хатынны 100 сумнан алып 500 сумга кадәр штраф көтә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100