Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек ир-ат тугыз яшьлек кызның битен тәмәке төпчеге белән пешергән

Баланың битен яралаган ир-атны ун көнгә сак астына алганнар.

news_top_970_100
Исерек ир-ат тугыз яшьлек кызның битен тәмәке төпчеге белән пешергән
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә яшәүче ир-ат былтыр август аенда тугыз яшьлек кызның битенә тәмәке төпчеге ыргыткан. 10 гыйнварда суд бу ир-атка хөкем карары чыгарган, аны ун көнгә сак астына алганнар. Баланың анасы хөкем карары белән риза түгел. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир-ат кызга зыян салган чакта исерек була. Ул биредәге оешмада слесарь булып эшли. Ул гаебен таный, бу көнне кыйммәтле хәмер сатып алуын, исерек булуын, балалар агрессиягә мәҗбүр итүен сөйли.

«Ул судта үзенең „Джек Дениелс“ вискиен сатып алуын әйтте. Шешә аның янында торган, үзе кибет сакчысы белән сөйләшкән. Шул чакта аңа балалар таш ата, үчеклиләр. Аннары балалар шешәне алып кача. Ул балалар артыннан чаба. Берсен тота, битенә тәмәке төпчеге ыргыта», диелә суд карарында.

Кызның анасы Татьяна Ф. сүзләренчә, Виктор исемле бу ир-ат гафу үтенә, акча түләргә тәкъдим итә. Ул суммасын әйтми, ә Татьяна компенсация таләп итми. Ләкин Татьяна фикеренчә, 10 тәүлеккә сак астына алу — бик җиңел җәза.

«Ул гаебен таныды, исерек булуын әйтте. Балалар шешәсен тартып алып, качып китүен сөйләде. Ул тәмәке төпчеген баланың битенә басмавын, ыргытуын гына әйтә. Миңа акча нигә? Аны кимендә бер елга утыртырга кирәк», — ди Татьяна.

Суд карарында кибет хезмәткәрләренең күрсәтмәләре дә бар. Аларның сүзләренчә, Татьянаның кызы кибеткә йөгереп кергән һәм ир-ат аңа тәмәке төпчеге белән зыян салуын әйткән.

«2021 елның 7 августында төштән соң озын буйлы, таз башлы ир-ат кибеткә керде, урламакчы булды. Ләкин кибет хезмәткәрләре аны куып чыгарды. Бераздан кибеткә кыз бала керде, елый иде. Кыз бала битенә бер ир-ат тәмәке төпчеге белән басуын әйтте», диелә карарда.

Әлеге карарда әйтелгәнчә, судмедэкспертлар травма ясый торган һәм яндыручы тәэсир булуын да ачыклаган. Бу исә Виктор кыз баланың битенә очраклы гына эләкмәвен күрсәтә. Виктор «Кыйнау» маддәсе буенча гаепле дип табылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100