Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек ир-ат хезмәттәшләрен үтереп, мәетләрен коега салган

Мәрхүмә хатынның инвалид ире һәм өч баласы ятим калган.

news_top_970_100
Исерек ир-ат хезмәттәшләрен үтереп, мәетләрен коега салган
https://pixabay.com/

Яңа Мәскәүдә юлда эшләүче ике кешене машина бәрдерә. Юл һәлакәте китереп чыгарган погрузчик белән идарә иткән ир-ат исерек була. Ул бер мизгелгә йоклап китә һәм погрузчик каршыннан бара торган эшче ир-ат белән хатын-кызны таптый. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

32 яшьлек хатын Пенза өлкәсендә яши, аның 2 дән 13 яшькә кадәрге өч баласы бар. Иренә беренче төркем инвалидлык бирелгәч, хаты җәй көнне Мәскәү өлкәсенә эшкә китәргә мәҗбүр була. Ул юлда эшләүче булып урнаша. Июльдән бирле ае саен икешәр атнага вахта белән башкалага йөри башлый.

Көз көнне бу оешмага 35 яшьлек ир-ат эшкә урнаша, ул Елец шәһәреннән килгән. Моңа кадәр Мәскәү өлкәсендәге балалар лагерендә эшләгән.

Ир-ат белән хатын-кыз бер парда эшли, алар дуслашып китәләр.

Мәрхүм ир-атның абыйсы «Московский комсомолец» сайты хәбәрчесе белән аралашкан. Ул туганының әле өч тапкыр гына вахта белән эшкә килгәнен әйтә. Мәрхүм ир-ат эштә булмаган чакта да яңа дустына шалтыраткалап торган.

Якшәмбе көнне хезмәттәшләр, гадәттәгечә, иртән-иртүк сменага чыга, алар Калуга шоссесына бара. Сосенское авылы тирәсендә алар юлны чистарта башлый, арттан погрузчик машина килә. Машина белән мәрхүмәнең якташы — 44 яшьлек Алексей идарә итә. Погрузчик юлдагы эшчеләрне узып бара торган машиналардан капларга тиеш була. Ләкин, кызганычка, бар да киресенчә килеп чыга. Погрузчикны йөртүче йокыга китә һәм алдан баручы ике эшчене таптап үтерә.

Алексей кеше үтергәнен күреп алгач, мәетләрне яшерергә карар кыла. Ул хезмәттәшләрен яңгыр сулары ага торган коега ташлый.

Ике эшче югалганын смена тапшырганда көндез абайлап алалар. Бригада маршруты буенча башка эшчеләр китә. Алар капкачлы коеда ике мәетне табып ала. Аннары мәрхүмнәрнең туганнарына хәбәр итәләр. Алексейның алдагы көнне исерек булуын, якшәмбе көнне салмыш килеш эшкә килүен әйтәләр. Шуңа күрә погрузчик йөртүчесе йокыга киткән булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Төзелеш һәм башка эшләр вакытында иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100