news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек ир-ат дустын чүкеч белән тукмаган

Зыян күрүче 35 яшьлек дусты белән спиртлы эчемлек эчеп утырган.

news_top
Исерек ир-ат дустын чүкеч белән тукмаган
Салават Камалетдинов

Алабуга Үзәк район хастаханәсенә 29 яшьлек ир-ат китерелгән. Аның башы имгәнгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция ачыклаганча, ир-атны дусты тукмаган. Зыян күрүче 35 яшьлек дусты белән спиртлы эчемлек эчеп утырган, алар талашкан. Шул вакытта шешәдәше чүкеч алган һәм дустына берничә тапкыр суккан.

Һөҗүм иткән ир-атны участок полиция хезмәткәре тоткарлаган. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар