news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Исерек ир-ат авариядә исән калганнан соң, күлләвектә тончыгып үлгән

Исерек ир-ат авариядә исән калганнан соң, күлләвектә тончыгып үлгән

news_top
Исерек ир-ат авариядә исән калганнан соң, күлләвектә тончыгып үлгән
Американың Төньяк Каролина штатында яшәүче ир-ат авариягә очраган. Ул юл һәлакәтендә исән калган. Тик шуннан соң күлләвеккә егылган һәм тончыгып үлгән. Бу турыда WNCT басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

Админ Миллер (Admin Miller) исемле ир-ат бәйрәм кичәсеннән соң, өенә кайтып бара. Юлда аның машинасы кюветка төшеп китә. 55 яшьлек бу ир-ат машинадан шуышып чыга. Шунда гына сулы күлләвек була - ир-ат шунда ава. Тикшерү версиясе буенча, бу кеше күлләвектәге су белән тончыгып үлгән.

21 апрельдә полиция 55 яшьлек ир-ат мәетен таба. Ронни Ингрэма (Ronnie Ingram) исемле шериф сүзләренчә, авария вакытында мәрхүм ир-ат исерек була.

Хәзерге вакытта бу кеше үлеменең сәбәпләрен экспертлар ачыклый. Судмедэкспертиза билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар