Исерек йөртүче таптаган апалы-сеңелле кызлар һәлак, тагын бер бала реанимациядә
27 октябрьдә Свердловск өлкәсендәге Ревда шәһәрендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте була. Авариядә 2 бала үлә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, Lada автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм 3 кыз баланы бәрдергән. Алар бу вакытта җәяүлеләр кичүе янында тротуарда светофорның рөхсәт сигналын көтеп торган. Аннары автомобиль кибет бинасына бәрелгән. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясендә һәм төбәк прокуратурасында хәбәр иткәннәр.
Мәрхүмә кызлар апалы-сеңелле булган, балаларга 7 һәм 9 яшь, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының төбәк баш комитеты матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.
Өченче бала – 2014 елгы кыз – авыр хәлдә хастаханәдә ята. Кыз үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
«Ревдада юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән өченче кызның хәле авыр, тагын да начарланган очракта, аны вертолет белән Екатеринбургка китерәчәкләр», – дигән Горелых.
Машина белән 1988 елгы ир-ат идарә иткән. Свердловск өлкәсе буенча Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул исерек булган. Йөртүче авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.
Авариядән соң тикшерүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты буенча җинаять эше кузгаткан, диелә хәбәрдә.