Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек йөртүче шәһәр урамында 4 кешене бәрдергән – коточкыч кадрлар

news_top_970_100
Исерек йөртүче шәһәр урамында 4 кешене бәрдергән – коточкыч кадрлар

Благовещенскида исерек йөртүче минивенда тротуарга менеп, 9 кешене бәрдерә. Бу видео камераларга эләккән.

Һәлакәттә 14-15 яшьлек 2 малай, 49 яшьлек Оксана исемле хатын-кыз үлгән. Бу хатын 19 яшьлек кызы белән тротуардан барган була. Кызы авыр хәлдә. Барлыгы 6 кеше авыр хәлдә хастаханәдә. Аларның башларына зыян килгән, сөякләре сынган.

Рульдә 59 яшьлек Евгений Бакарюкин исемле кеше булган. Видеода аңа исерек йөртүенең нәтиҗәләрен күрсәтәләр – әмма ул аңышып та бетерми, ахры.

Йөртүче кулга алынган. Евгений Красноярск краеда туган. Октябрь аенда «Судзуки» автомобилен сатып алган, шул вакыт эчендә 4000 сумлык штраф җыйган. Моңа кадәр аның алкогольгә бәйле проблемалары булмаган, дип яза «ШОТ». «Mash» язуынча, ул 2005 елга кадәр участковый булып эшләгән, аннары кеше ташып акча эшләгән. Аннары каравылчы булган.

Кулга алынгач та Евгений берни дә сөйләшми торган, аннары, тормозлар эшләмәде, дип әйткән. Аны тиз арада фаҗига булган урыннан алып киткәннәр, чөнки шаһитлар аны кыйнамакчы булган.

Минивен Благовещенскида сәгатенә 100 километр тизлектә барган. Ул яшел төскә урам чатына керә һәм, тизлеген киметмичә, тротуарга менеп китә.

Аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фаҗига булган урынга 8 бригада «ашыгыч ярдәм» килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100