Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек генерал кунакханәдә сакчыга ташланган

news_top_970_100
Исерек генерал кунакханәдә сакчыга ташланган
Видеодан скриншот

Федераль таможня хезмәтенең Тылда тәэмин итү идарәсе җитәкчесе, генерал-лейтенант Олег Завгородний Калиниградта командировка вакытында кунакханәдә тавыш куптарган. Полиция бүлегенә алып килгәч тә, дулавын, сүгенүен, кешеләргә тибүен дәвам иткән, дип яза «База» Телеграм-каналы.

Завгородний Калиниградка өлкә таможнясының 2023 елга эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмәдә катнашырга килгән. Генерал-лейтенант Мәскәү коллегалары белән бергә 5 йолдызлы отельгә урнаша һәм бераз дулап ала.

Эчеп алган Завгородний кунакханә сакчылары белән әйткәләшә башлый. Аның хезмәттәшләре бүлмәләренә таралышып беткәндә, генерал отельдәге бер сакчыга ташлана. Росгвардия чакырырга туры килә.

Завгородныйны бүлеккә алып китәләр, кулына богау кидерәләр, хәтта шундый хәлдә дә генерал үзен бик дорфа тота. Камерага япкач кына тынычлана, дип яза телеграм-канал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100