Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек егетләрне коткарыр өчен рульгә утырган кыз, авариягә очраган һәм пассажирның үлеме өчен җавап бирәчәк

Кыз Сарман районы Саклаубаш авылыннан.

news_top_970_100
Исерек егетләрне коткарыр өчен рульгә утырган кыз, авариягә очраган һәм пассажирның үлеме өчен җавап бирәчәк
Фаҗигә 24 августта була. Минзәлә районыннан ике егет ("Татар-информ" чыганаклары буенча, Качкын авылыннан), Сарман районы Саклаубаш авылыннан 18 һәм 19 яшьлек ике кыз белән Мөслим районы Карамалы авылына дискотекага бара. Ике егет тә спиртлы эчемлекләр куллана, ЮХИДИ инспекторларына эләкмәс өчен руль артына 19 яшьлек кызны утырталар. Бу хакта "Интертат"ка үз чыганагы хәбәр итте. 

Кызның исә машина йөртү тәҗрибәсе булмый. Юлда, идарәне югалту аркасында, Мөслим районы Иске Карамалы авылы янында машина әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, 18 яшьлек пассажир кыз җитди тән җәрәхәтләре ала һәм авариядән соң 25 көн үткәч, Яр Чаллы хастаханәсендә үлә.

Мөслим районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары рейд вакытында һәлакәт булган урынга килеп чыга. Алар әйтүенчә, егетләр вакытында юл-транспорт һәлакәте турында тиешле хезмәтләргә вакытында хәбәр итмәгән, ашыгыч ярдәм чакырмаган. Табибларны ЮХИДИ инспекторлары чакыра. Машина егетләрнең берсенеке булса да, бу очракта җавапны руль артындагы кыз тотачак.

Егетләрнең берсенең туганы хәбәр итүенчә, "егет исерек булмаган, "бәләкәй генә эчкән" булган. Һәм ул кызның рульгә утырырга үзе теләк белдергәнен әйтте.









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100