Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исерек егет «Мерседес»та очып чыкты». Авариядә үлгән ир белән хатынның биш баласы ятим

news_top_970_100
«Исерек егет «Мерседес»та очып чыкты». Авариядә үлгән ир белән хатынның биш баласы ятим
Фото: https://t.me/moscowproc

29 апрельдә Яңа Мәскәүдә юл һәлакәтендә ир белән хатын һәлак булган. Аларның 5 нәни баласы ятим калган. Авария китереп чыгарган йөртүче соңгы ярты елда 32 тапкыр юл кагыйдәләре бозган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Биредә 19 яшьлек исерек егет идарә итә торган машина каршы як полосага очып чыга һәм күп балалы гаилә утырган машинага бәрелә.

Фаҗига 19.40 сәгатьтә Терехово авылы тирәсендә була. Ир белән хатын һәм аларның 2 баласы «ВАЗ» машинасында өйләренә кайтып бара. Тагын 3 балалары өйдә 66 яшьлек әбиләре белән калган.

48 яшьлек ир белән 36 яшьлек хатын Дагыстанда туып үскән. Мәскәү өлкәсенә алар шактый күптән килеп урнашкан.

«ВАЗ» машинасы каршына «Мерседес» кисәк кенә килеп чыга, соңрак аның 19 яшьлек йөртүчесенең исерек булуын ачыклыйлар. Әлеге егетнең өе – авария урыныннан ерак түгел генә урнашкан коттеджлар бистәсендә. Егет бирегә ял көннәренә килгән булган.

Аварияне дистәләрчә кеше күреп торган.

«Мин машиналарның төрле якка очып киткәнен күрдем, тизрәк «ашыгыч ярдәм»гә шалтыраттым. Берничә ир-ат зыян күрүчеләргә ярдәмгә ташланды, алар «ВАЗ»ның алгы утыргычында кысылып калган кешеләрне чыгарырга маташты, ләкин булдыра алмадылар. Авария урынына коткаручылар бик тиз килеп җитте, алар гына кешеләрне чыгарды», – ди шаһит хатын-кыз.

Авария китереп чыгарган егет бөтенләй зыян күрмәгән диярлек, аның иминлек мендәрләрне эшләгән. Йөртүчене полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Медицина тикшерүе вакытында аның канында алкоголь булуы ачыкланган.

Фото: © https://t.me/moscowproc

«Мерседес» йөртүчесенең стажы ярты елдан бераз гына артыграк, шул вакыт эчендә аңа карата юл кагыйдәләрен бозган өчен 32 протокол төзелгән, аларның 20дән артыгы – тизлекне арттырган өчен.

Авария булырга 2 сәгать алдарак бу егет өе янындагы «Мерседес»ы фонында төшкән фотосын социаль челтәргә куя. Ата-анасы сүзләренчә, авария көнендә ул өйдә була, исерек килеш рульгә ничек утырганы билгесез. Алар ятим калган балаларга матди ярдәм күрсәтергә җыенуларын әйтә.

Мәрхүм ир белән хатынның 3 улы һәм 2 кыз булган. Иң кечесенә 1,5 яшь, диелә хәбәрдә.

Мәскәү прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 19 яшьлек егет кулга алынган. Аңа гаепләү белдерелгән. Егет гаебен таный, алкоголь куллануын да кире какмый, диелә.

Прокуратура белешмәсе буенча, Терехово авылы янында «Мерседес» каршы як полосагы чыга, «ВАЗ» машинасына бәрелә. Биредә 2 кеше үлә, 2 балага медицина ярдәм таләп ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100