Лесозаводск шәһәрендә исерек йөртүче аркасында авария килеп чыккан. Аның машина йөртү таныклыгы да булмаган. Пассажир кызның авызы ертылган. Бу турыда Приморье крае полициясенә сылтама белән https://kazanfirst.ru хәбәр итте.
24 яшьлек егет «Toyota Camry» машинасы белән идарәсен югалта, юлдан чыгып китә һәм коймага барып бәрелә.
Йөртүче егет һәм салондагы 20 яшьлек пассажир кыз имгәнә – аларны хастаханәгә китергәннәр. 20 яшьлек кызның башына торба бәрелгән, аның авызы ертылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.