Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек бала үзе бәла: яшүсмерләр ничек эчкечегә әйләнә һәм аларга ничек ярдәм итәргә?

«Койма астында ята торган дядя Толя юлына басуыбызны беркем дә аңламады. Без үзебезгә: «Яшьлек барысын да гафу итәр! Безгә рәхәт!» - дип әйтә идек», – дип начар юлга басуын аңлата кыз...

news_top_970_100
Исерек бала үзе бәла: яшүсмерләр ничек эчкечегә әйләнә һәм аларга ничек ярдәм итәргә?
фото: pexels.com

Закон буенча балигъ булганчы – 18 яшькә кадәр хәмер эчәргә ярамый. Канун бозган өчен 500 сумнан 700 сумга кадәр штраф яный. Әгәр балага 16 яшь тулмаган булса, аның өчен ата-анасы, алкогольне сатучы, хәтта бала үтенече белән кибеттән эчемлек сатып алып биргән кеше җавап тотачак.

«Эчүемне мәктәптә дәресләр башланганга ташладым»

Владимир үзенең эчеп уздырган көннәре турында сөйләгәндә, кешеләр аңа ышанмый. Ул мондый эшләр өчен кечкенә дип уйлыйлар – Вовага уналты. Җәй көне, унынчы сыйныфка күчкәнче, көн саен эчтем, дип сөйли ул.

Барысы да Вованың әти-әнисе яныннан күченеп киткәч башлана. «Яңа дуслар таптым, алар утырып алырга чакырды –  ул вакытта миңа бик күңелсез иде һәм мин ризалаштым», – ди егет.

Шул кичтә ул беренче тапкыр спиртлы эчемлекләр татып карый. Чамасын белмичә, артыгын җибәрә. «Алкоголь ниндидер яңа әйбер кебек тоелды: минем әти-әнием таләпчән, шуңа күрә мин спиртның исен дә белми идем. Ә монда кисәк кенә иреккә чыктым», – дип аңлата Владимир.

Дуслары гел эчүдә булган, ул да аларга ияргән. Вова көтмәгәндә бик күп эчә башлый, хәзер сөйләвенчә, хәтта өчешәр шешә бушата торган булган.

Башта ата-анасы улын бәйлелектән саклап калырга тырыша. Алар яшүсмергә кычкыра, өйдән чыгармый, телефонын тартып ала. Тик соңыннан кисәк кенә сөйләшүдән туктыйлар, алкоголик дип кенә йөртә башлыйлар. Владимирга бу ошамый һәм ул битарафлык башлануга сөенә генә.

«Беренче тапкыр эчкәнчегә кадәр мин оялчан егет идем. Кешегә беренче булып эндәшергә курыктым, кычкырып сөйләшә алмадым. Мине җитди кабул итмәделәр – мин соңгы партадагы гади соры буш куык булдым», – дип сөйли егет.

Аңа спиртлы эчемлекләр үзенең потенциалын ачып җибәргән кебек тоела. Исерек чагында Вова хәтта урам уртасында оялмыйча кычкырып җырлый да башлаган.

«Тик мин бәхетне үземнән бурычка алганмын, чөнки иртә белән миңа бик начар була иде», – ди. Егет аңлап ала: кич белән исерек килеш никадәр яхшырак булса, иртә белән кояш нурларыннан шулкадәр начаррак булачак. Кояш күзләрне яндыра һәм баштан аякка кадәр авырттыра, дип уртаклашты егет.

Үзеңне гаепле тою да эчтән талый. «Тик аны җиңү җайлы – бу соңгы тапкыр дип үз-үзеңә вәгъдә итәсең. Алкоголиклар үз-үзен шулай алдый», – ди Вова.

Тиздән Владимир мондый күләмдә эчүдән туктаган, чөнки җәй беткән. Аны ата-анасы гына түгел, укытучылары да контрольгә алаган. Дәресләренә барасы бар – монда җәелеп китеп булмый. Алкогольле яңа тормышын егет болай дип аңлата: «Хәзер мине эчәргә чакырсалар, баш тартмыйм. Тик мин көн саен исерек килеш йөрмим».

«Шешәм булса, эчеп бетерәм, аннан тагын өчне алам»

Аняның организмына беренче тапкыр алкоголь эләккәндә аңа 12 яшь була. «Мин бу көнне хәтерлим - без дуслар белән лагерьга бардык, өлкән сыйныф укучылары белән таныштык. Эчемлекләрдән әчегән лимонад исе килде, тамакны яндырды, тик мин үземне аларны эчәргә мәҗбүр иттем», – дип сөйли Аня.

Кыз сигезенче сыйныфта укыганда үзенең хәмергә бәйле булуын сизә башлый. Ул һәр атна саен мәктәп укучылары белән җыелып эчкән. «Койма астында ята торган дядя Толя юлына басуыбызны беркем дә аңламады. Без үзебезгә: «Яшьлек барысын да гафу итәр! Безгә рәхәт!» дип әйтә идек», – дип аңлата Аня.

Аларга беренче вакытта гына күңелле була. Әмма бу эйфория тагын эчәргә мәҗбүр итә. Анна ата-анасыннан күчеп китә, өйдә укуга күчә һәм көн саен дусларын чакыра башлый: алар, әлбәттә, шешә тотып килә. Төнлә, кунаклар киткәч, кызга тагын күңелсез һәм моңсу була.

«Минем якын кешеләрем булмады, яраткан шөгылем юк иде. Артык уйламас өчен һәм моңсуланудан туктау өчен мин күбрәк эчә башладым», – дип аңлата кыз. Яңа көн – яңа кичә, ә күңел ачканнан соң, ялгыз гына калгач, шәраб шешәсе: мондый режимда бер ел уза. Кызның тормышыннан ямь һәм шатлык хисләре югала. Иртән авырдан тора башлый, кулы калтырый, башы авырта, күңеленә оят хисе оялый.

«Мин беркайчан да сәламәт кешеләр кебек кичке аш вакытында бер бокал гына шәраб эчә алмаячагымны аңлыйм. Әгәр минем шешәм бар икән, мин аны эчеп бетерәм, аннары тагын өчне алырга барам», – ди Аня.

Хәзер аны ата-анасы контрольдә тота һәм спиртлы эчемлекләр булган җиргә җибәрми. Аек тормыш өчен көрәш өченче ел дәвам итә.

Аек балачакны ничек тәэмин итәргә?

Психиатр-нарколог Ринат Хәбибуллин фикеренчә, алкогольгә хирыслык нәселдән килә. Барысы да алдагы буынның стереотипларына, гадәтләренә, йолаларына һәм үз-үзләрен тотышына бәйле. «Әби-бабайлар фронтның 100 граммын эчми калган, аның белән хәзер аларның оныклары баш төзәтә, дип юкка гына әйтмиләр», – ди эксперт. Хәтта «эчкече оныклары» дигән аноним берләшмәләр дә бар.

Яшүсмерләр арасында алкогольгә бәйлелек тиз арада – 1-2 ел эчендә формалаша. Өлкәннәр балаларга үрнәк – әгәр балагызның аек булуын телисез икән, сез аңа шундый тормыш күрсәтегез, ди белгеч.

«Баланы артык контрольдә тотмагыз. Балалар ата-анадан курыкканга түгел, ә кирәк дип санаган өчен аек тормышны үзләре сайларга тиеш. Баланың ышанычын югалтмаска кирәк», – ди Ринат.

Бала фикере белән исәпләшергә, аңа ирек бирергә, мөстәкыйль булырга өйрәтергә кирәк, дип саный эксперт. Балага кычкырырга һәм мыскыл итәргә ярамый –  ата-ана беркайчан да баладан өстен түгел, алар тигез. Әгәр балалар гаиләдә мәхәббәт һәм аңлау тапмый икән, алар аны урамда, ә аннан соң шешәдә эзли башлый.

Җәмилә Садриева, Казанские ведомости

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100