Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек бабай ике яшьлек оныгын яна торган мичкә тыгып куйган

Исерек бабай ике яшьлек оныгын яна торган мичкә тыгып куйган

news_top_970_100
Исерек бабай ике яшьлек оныгын яна торган мичкә тыгып куйган
Омск шәһәрендә исерек ир-ат оныгын мичтә яндыра язган. Ике яшьлек бала нык пешкән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте. 

Шуннан соң Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 53 яшьлек ир-атка карата "нәни баланы аеруча вәхши ысул белән үтерергә маташу" маддәсе буенча җинаять эше ача. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарлана. 

"Бала тәненең 50 проценты пешеп беткән. Ул хәзер реанимациядә дәвалана", диелгән бу хәбәрдә. 
 
Тикшерү версиясе буенча, 22 апрельдә 53 яшьлек исерек ир-ат үзенең хатыны белән җәнҗал чыгара, ике яшьлек оныгын талап ала. Шуннан соң исерек бабай хатынын өйдән куып чыгара, баланы үзе белән алып кала. Әби чыгып киткәч, бабай ике яшьлек сабыйны яна торган мичкә төртеп кертә.

Әби кеше исә бу арада күрше хатынына кереп ярдәм сорый. Бу ике хатын бергәләп өйгә кире кайталар, оныкны коткаралар һәм тиз арада хастаханәгә илтәләр.

Тикшерүчеләр баланың анасы турында да мәгълүмат туплаган. Ике яшьлек сабыйны 21 яшьлек анасы тәрбияли. Ул эшкә киткәндә нәни улын әбисе белән бабасына калдырып тора. 

Гаилә профилактика органнарында хисапта торган булган. Ләкин биш ел элек бу гаиләне хисаптан төшереп калдырганнар. 

Хәзер тикшерүчеләр баланың яшәү шартларын өйрәнә. Шуннан соң социаль хезмәтләр, хокук саклау органнары, балалы гаиләне контрольдә тотарга тиешле башка органнарның эшчәнегенә тиешле бәя биреләчәк, диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100