Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек үги әтисе сарай түбәсенә ыргыткач, нәни кыз һәлак булган

news_top_970_100
Исерек үги әтисе сарай түбәсенә ыргыткач, нәни кыз һәлак булган
https://pixabay.com/

Төмәндә исерек ир-ат үги кызын сарай түбәсенә ыргыткан, бала һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Ир-ат хатынын, хатынның яшь ярымлык кызын вәхшиләрчә кыйнаган.

Әни кеше сүзләренчә, үги ата сабый бала суга, аннары аны сарай түбәсенә атып бәрә. Фаҗига төнлә була.

Төмәндә хәзер һава температурасы төнлә нуль градустан түбәнрәк була. Урынга килгән табиблар һәм хокук саклаучылар баланы түбәдән ала, тик инде соң була. Сабый имгәнгән, бик нык туңган, аны коткара алмаганнар.

Исерек ир-атны тоткарлаганнар, хәзер ул күрсәтмәләр бирә, җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100