Тувада 2 яшьлек бала, өйдә исерек әтисе булган вакытта, төнлә янкормада катып үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Вести» сайты.
Фаҗига Дурген авылында була. Малайның мәетен 17 ноябрь иртәсендә табалар, аны тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре булмый. Ул көнне ир-ат 2 кечкенә балага күз-колак булырга тиеш була.
«Исерек ир-ат, әниләре булмаган вакытта, 2 һәм 1 яшьлек балаларны тиешенчә карамаган. Иртән йортның янкормасында 2 яшьлек баланы катып үлгән килеш табалар», – диелә ведомствоның телеграм-каналында.
«Саксызлык буенча кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Фаҗига вакытында әнисенең кайда булуы әйтелми.
Тикшерү органнары опека һәм профилактика органнарының вазифаи затларына хокукый бәя бирергә ниятли.