Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек әти кеше китереп чыгарган авариядә нәни улы үлгән, кызы имгәнгән

news_top_970_100
Исерек әти кеше китереп чыгарган авариядә нәни улы үлгән, кызы имгәнгән
"Татар-информ" архивы

Липецк өлкәсендә 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. Тикшерү версиясе буенча, бу ир-ат гаебе белән килеп чыккан авариядә аның 8 яшьлек улы һәлак булган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, фаҗига 11 июньдә Усман районында була. Nissan машинасы белән идарә итүче ир-ат исерек, ул идарәсен югалта һәм машина юл кырыена төшеп китә, әйләнеп каплана.

Фаҗигадә машина йөртүченең улы урында ук һәлак була, 10 яшьлек кызы имгәнә, аны хастаханәгә салалар.

Бу ир-атка 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100