Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек әти кеше 11 яшьлек кызының йөрәгенә пычак кадаган

news_top_970_100
Исерек әти кеше 11 яшьлек кызының йөрәгенә пычак кадаган
"Татар-информ" архивы

Мәскәү өлкәсендә табиблар 11 яшьлек кызның гомерен саклап калган. Бу баланың йөрәгенә пычак кадаганнар. Бу турыда Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 3 июльдә Щелково шәһәрендә була. 42 яшьлек ир-ат исерек килеш, кызына һөҗүм итә һәм пычак кадый. Аннары ул такси чакыра һәм яраланган кызны хастаханәгә илтә. Бу турыда Тикшерү идарәсендә сөйләгәннәр.

Баланың күкрәгендә пычак белән кадап ясалган яра була, аның йөрәгенә зыян килгән. Хастаханәгә китергәндә кызның хәле бик авыр була, ул 600 мл канын югалткан.

Табиблар экстрен операция ясый, йөрәктәге яраны тегәләр, кызны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Аннары кызның хәлен стабильләштерәләр.Хәзер баланың гомеренә куркыныч янамый.

Кызына пычак кадаган ир-атка карата җинаять эше ачылган, аны сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 42 яшьлек ир-ат күрше дәүләт гражданины. Ул үзенең 11 яшьлек кызының сәламәтлегенә алдан уйлап авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100