Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек ата 11 яшьлек улын балта белән чабып үтергән

Коточкыч фаҗига Петербург шәһәрендә булган.

news_top_970_100
Исерек ата 11 яшьлек улын балта белән чабып үтергән

Петербургта 43 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул баласын үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда «Росбалт» сайтына Петербург буенча Тикшерү комитетында сөйләгәннәр.

2 октябрьдә бу ир-ат исерек булган. Ул Нарва проспектындагы фатирда 11 яшьлек улының башына күп тапкыр балта белән суккан. Малай урында ук җан биргән. Ата кешенең баласын вәхшиләрчә кыйнау сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Хәзерге вакытта бу ир-атка карата гаепләү белдерү турында сорау хәл ителә. Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100