Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исерек ана яхшымы, әллә анаң бөтенләй булмау яхшыракмы»: 15 яшьлек һәм 10 яшьлек малайлар бәхәсе фаҗигага китергән

Яшүсмер малай кечкенә иптәшен үтергәнче кыйнап ташлаган.

news_top_970_100
«Исерек ана яхшымы, әллә анаң бөтенләй булмау яхшыракмы»: 15 яшьлек һәм 10 яшьлек малайлар бәхәсе фаҗигага китергән

Оренбург өлкәсенең Сакмар районындагы Чапаевское авылында 10 яшьлек малай мәетен тапканнар. Бала зиратта кар астында булып чыккан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

  • 19 ноябрьдә Оренбург өлкәсенең Сакмар районындагы Чапаев авылында яшәүче 10 яшьлек Данил Казаков югалган дип хәбәр иткән идек. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте таратты. Баланың фотосы Тикшерү комитеты сайтында урнаштырылган иде. 10 яшьлек баланы Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия якларыннан эзләделәр. 

Кызганыч, бала үз авылы тирәсендә табылды. Мәетнең кайда ятканын 15 яшьлек иптәш малае әйткән.

Матбугат чаралары тикшерү версиясен хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдә ике малай зиратка киткән. Биредә яшүсмернең әнисе җирләнгән булган. Балалар кайсысының анасы яхшы икәнен ачыклап, талаша башлаган. «Исерек ана яхшымы, әллә анаң бөтенләй булмау яхшыракмы» — шул турыда бәхәс чыккан. Бәхәсләшә торгач, яшүсмер малай кечкенә иптәшен үтергәнче кыйнап ташлаган, дип тикшерү версиясен яза җирле басмалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100