news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Исемне улыбыз сайлады» - Ләйсән Таишева кечкенә кызын күрсәтте

Ләйсән Таишева 12 ноябрь көнендә икенче тапкыр әни булды. Алар тормыш иптәше белән уллары Ролан һәм кызлары Эмманы үстерәләр. Күптән түгел яшь әни Инстаграмда кечкенә кызы белән төшкән фотоны урнаштырды.

news_top
«Исемне улыбыз сайлады» - Ләйсән Таишева кечкенә кызын күрсәтте
Ләйсән Таишеваның Инстаграм аккаунтыннан

«Эмма! Минем тәмле кәнфитем. Исемне улыбыз Ролан сайлады. Без исемнәр сайлап, укып утырганда ишетеп калган. „Минем Эмма“. Башка вариантларны ул гомумән кабул итмәде… Менә шулай безнең Эмма туды», — дип язган Ләйсән Таишева.

Күпләр бәләкәчнең исеме әбисе Римма Ибраһимованың исеменә яңгыраш дигән фикердә: «Мин Римма исеменә охшатып сайлагансыз дип уйладым», «Әниегезнең исеменә туры китереп сайлагансыз дип уйлаган идем, бик матур исем, сөеп, тигезлектә үстерегез».

«Борыны нәкъ синекенә охшаган, туры борын», «Бәхетле бул, бала!» — дип матур теләкләрен җиткергәннәр инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар