Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исемле һәм исемсез урам рәссамнары: "Талантым шушы урамда эреп, югалып бара"

Һәр кеше дә рәссам була аламы? Рәсем ясарга талант кирәкме? Бу хакта урам рәссамнары "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде. 

news_top_970_100
Исемле һәм исемсез урам рәссамнары: "Талантым шушы урамда эреп, югалып бара"

Бауман урамы. Көненә ничә мең кеше синең юлларыңы таптап уза. Алар арасында яше-карты, ерактан килгән кешеләр, монда ярты гасыр яшәүче казанлылар, студентлар, сөенеп йөгергән балалар, мәхәббәт утында янган парлар, тормышта күп авырлыклар кичергән ялгызлар... Нинди генә кеше үтмәгән бу җирдән, кемнең генә аягы басмаган. Яңгырлы бер көндә бу эзләр тамчылар астында юкка чыгачак. Бу урамда йөргән кешеләрнең эзләре юылачак.

Күңелсез, әйеме? Ә юылмыйча җирдә уелып кала торган эзләр бармы икән ул? Гасырлар узса да, онытылмый торган, кешеләрдә “Искиткеч матур эз калдырган” дигән сүзләр тудыра алырлык эз бармы? Бер генә буын кешеләре түгел, киләчәк буыннарны да таң калдыра ала торган эз бармы? Бар... Бауман урамында. Шау-шудан, кирәкмәгән проблемалардан бер арынып, беркая да ашыкмыйча, як-ягыгызга тыныч күңел, чиста караш белән карый алсагыз, сез дә бу эзләрне күрәчәксез. Мәңгелек эз – ул иҗат. 

Беренче курстан бирле Бауманда йөрергә, буш көн булганда каһвә алып, шушы урамга йөрергә чыга идем. Тарихны саклаган ташлардан төзелгән биналар, каядыр ашкынган, ашыккан кешеләрне салмак кына, ашыкмыйча күзәтәм. 

Иҗат эзен дә ике ел узганнан соң күрергә насыйп булды. Ул урам рәссамы иде. Гадәти урам рәссамы җирдә мәңгелек нинди эз калдыра алсын дип уйласагыз, сез тәгаен ялгышасыздыр. Аның иҗаты беркая да югалмый. Һәр ясаган ноктасы, сызыгы, портреты, пейзажы – аның куллары тудырган иҗат үлми, югалмый. Ул гадәти эз түгел. Ул гадәти рәссам түгел.

Фәрит Вахитов рәсемне биш яшеннән бирле ясый. Әлеге иҗатка мәхәббәтне әтисе уяткан. Фәрит үзе архитектор булырга белем алган.

“Рәсем ясарга Бауманга көн дә киләм дисәң дә була. 20 ел буе рәсем ясыйм. Монда шундый рәхәт, саф һава, нинди генә кешеләр үтми. Моннан 7-8 ел элек портрет, шарж ясатучылар бихисап иде. Хәзер ара-тирә генә киләләр”, - дип сөйләде Фәрит Вахитов.

Аның эшләре 12 илнең музейларында бар. Ул конкурсларда бик еш катнашып, урыннар яулаган. “Мәскәү, Казан музейларында рәсемнәрем күп. Киләсе елга үземнең күргәзмәне ачасым килә”, - дип сөйләде ул.

Фәрит Вахитов Бауман урамында гына рәсем ясамый, өендә үзенең остаханәсе да бар икән.

- Иҗат иткән илләрне, шәһәрләрне атап үтә аласызмы?

- Әлбәттә: Италия, Асти, Бордигера, Торонто, Анкона, Турция, Анкара, Стамбул, Франция, Канада, Монреаль, Тайвань, Тайбей, Польша, Лейпциг, Вильнюс, Венгрия, Будапешт, Япония, - дип тезеп китте ул илләрне һәм шәһәрләрне.

- Кайсы илдә ясау ошады?

- Һәр ил үзенчә матур. Иң истә калганы – Япония. Анда мин көмеш һәм бакыр медальләр алып кайттым. Офорт карикатура ясаганга бирделәр.

- Нәрсәләр ясарга яратасыз?

- Графика, картина, карикатура, шарж, портрет, офорт. Офорт – ул графика. Төрлечә ясыйм. Барысы да үзенә күрә кызыклы.

- Нәрсә ясарга вакыт күбрәк сарыф ителә?

- Урамда шарж һәм портрет ясыйм. Шарж ясарга биш-ун минут, портретка 15-20 минут вакыт китә. Фотографиягә карап та ясыйм. Ләкин ул бик озак вакытны ала. Бер сәгать буладыр. Фотографиягә карап, өйдә генә ясыйм. Кайвакытта биш минутта кешене сызыклар белән генә ясап бирәм. Иң мөһиме - төп өлешләрен, төп үзенчәлекләрен күрсәтергә.

- Кемне ясарга авыр, ир-атнымы, хатын-кызнымы?

- Кемне ясарга җиңел дип әйтер идем. Кара чәчле хатын-кызларны ясарга авыр. Аларга вакыт күбрәк китә. 

Сары чәчле хатын-кызларның чәчен берничә сызык белән генә дә күрсәтеп була. Кара чәчлеләр белән алай гына булмый, күп итеп буярга кирәк. Ир атларның чәчсезләрен, пеләшләрен ясарга җиңел. Чәч кенә ясау да әллә никадәр вакытны ала.

- Күренекле кешеләрне, йолдызларны ясыйсызмы?

- Әйе. Минтимер Шәймиевне, төрле җитәкчеләрне ясадым. Йолдызлардан - Салаватны. Минем карикатура аның китабында да бар. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионы булган Татьяна исемле кызны ясадым. Рәсемнәремне, шарж, карикатураларны төрле газета-журналлар бастырып чыгарып тора.

- Кешеләр портрет ясатырга киләләрме?

- Соңгы арада бик аз. 7-8 ел элек кеше күп була иде. Ел саен килеп, ясатып киткән кешеләр дә бар. Шарж ясаган идем, икенче елны килеп, мин шул шарждагы кебек булып беттем бит дип көләләр. Портрет, карикатура, шарж ясаганда кешеләрне яхшырак сурәтләргә тырышасың. Шаржның унлаган төре бар. Мәсәлән, супергротеск. Иллюзия тудырасың. Ләкин бу рәсемнән кешене шунда ук танып була. Бер-ике сызык кына ясасаң да, кайберәүләр “Бу бит мин!” дип сөенәләр.

- Кешенең билгеле бер эмоциясен ничек итеп сурәтләргә? Эмоцияләр гел үзгәреп тора бит.

- Әйе, кешенең кәефе гел үзгәреп тора. Башы авыртканда, аның йөзе бертөрле, аягы авыртса икенче, ашыйсы килсә өченче. Без рәссамнар һәр кәеф чаткысын да беләбез. Билгеле бер чагын тотып калырга кирәк. Мин кешеләрнең йөзләрен исемдә калдырам. Кешенең портретын ясаганда без гел аның кәефе белән эшлибез. Фотога төшергәндә эмоция чын, реаль булмый. Кеше читенсенә, йомыла. Портретларда кешенең чын йөзе ачыла.

- Беренче иҗат җимешегезне хәтерлисезме?

- Пейзаж иде. Кечкенә вакытымда чанада, чаңгыда йөрергә ярата идем. Дусларым белән кардан зур штаблар төзи идек. Шунда да архитектор-рәссам талантым ачылды. Нәрсәнедер ясаганчы, аның эчке ягын белергә кирәк.

- Яшь, өйрәнеп кенә килгән рәссамнарга нинди киңәш бирер идегез?

- Әз генә талант булса да, рәсем ясап була. Талантны үстерергә кирәк. Иң беренче гипстан скульптура ясарга кирәк. Башта куб, конус ише әйберләр, аннары башны ясарга була. Скульптура ясарга җиңел, ул бит селкенми. Башлаган рәссамнарга бу өйрәнергә менә дигән мөмкинлек. Аннары алтын урталык турында да онытмаска кирәк. Кешене ясаганда, аның йөзен икегә бүлеп карарга кирәк. Борын колак белән бер зурлыкта була. Ирен ияктән ике бармак өстәрәк урнаша. Башта сызыклар белән схема ясарга кирәк, схемадан соң тон ягыла. Тон күпме күләмле була, шулкадәр рәсем реаль, чынбарлыкка охшаган булып чыга.

- Теләсә кем рәссам була аламы?

- Һөнәр һәм сәнгать дигән төшенчәләр бар. Ала, әлбәттә. Рәсем ясарга өйрәнергә була. Ләкин бу һөнәр генә. Ә сәнгать кешесе чынбарлыкны, үзенең кичереше, кешене күреме, кешенең үзенчәлекләре призмасы аша карап ясый. Бу очракта ул уңыш казаначак.

Исемсез рәссам

Бауман урамында очраткан икенче рәссам үзе турында сөйләргә теләмәде. Кешеләргә ачылырга яратмый икән ул. Язмада да үзенең исемен яшерергә, кешегә күрсәтмәскә үтенде. Шуңа да мин аны исемсез рәссам дип атарга булдым.

Исемсез рәссам биш яшендә беренче тапкыр карандаш алып дәү әнисен ясаган. Олылар аның шундый балачактан ук талантлы булуына бик сөенеп караган. Гаиләләрендә иҗатка мәхәббәтне әнисе уяткан. Ул улын төрле күргәзмәләргә, мастер-классларга йөрткән. Кечкенәдән үк рәсем сәнгате белән таныш бала, чын рәссам, сәнгать остасы булып үскән.

Ул сәнгать уку йортында белем алмаган, рәсем ясарга өйрәнмәгән. Ләкин чынбарлыкны, аеруча да кеше портретларын ул ниндидер эчке сиземләү белән ясый сыман тоелды миңа. Һәр җыерчык, һәр эмоция аның карашыннан югалмый. Ул барысын да төгәллек белән башкарырга тырыша.

Талант табигатьтән бирелә. Ул я бар, я юк, дип уйлый исемсез рәссам. “Ләкин талант белән генә әллә кая китеп булмый. Арттан этүче, төртүче кирәк. Минем андый кешеләрем юк, булмады да, талантым шушы урамда эреп, югалып бара”, - дип сөйләде ул миңа. 

Исемсез рәссам Бауман урамында бик сирәк була икән. Ул гадәттә портретларны төрле паркларда, автобусларда барганда ясый. Ясап бетергәч, кешеләргә бушлай биреп калдыра икән. “Алар үз матурлыкларын белми. Ә мин ул матурлыкны күрсәтә алам. Рәсемне кулга алгач, шундый сөенәләр. Миңа шул сөенү җитә. Акча алмыйм. Кешеләр елмайгач, тагын да матурланалар. Мин аларның күңелләрен күтәрә алганыма бик сөенәм”, - дип уртаклашты ул минем белән эч серләрен.

Кызганыч, исемсез рәссамым каядыр ашыга иде. Аның белән озак сөйләшеп тора алмадым.

Исемсез диләр. Әйе, аның исеме юк. Ләкин кешеләргә яхшылык эшли алган, ясаган рәсемнәре өчен берни дә сорамаган рәссамның һичшиксез исеме бу җирдә калырга тиеш. Рәсемнәрдә, кешеләрнең хәтерендә, елмаюында кала ул.

Хыялым чынга ашты

Бауманга барып, ничә тапкыр портретымны ясата алмый кайта идем. Бу юлы күптәнге хыялымны чынга ашырырга булдым. Фәрит Вахитов егерме минут эчендә портретымны ясарга җитеште. Тиз-тиз генә күз төшереп, кашларын селкетеп, карандашын асфальтка куеп очлап ясады ул портретны.

Урамнан узып барган кешеләр туктап карап торды. Миңа, рәсемгә күз төшерәләр, чагыштыралар. Якын килеп карыйлар, баш бармакларын күрсәтеп, елмаеп китәләр. Матур ясады. Рәсемне кулларыма алгач, башта үзем икәненә ышанмадым да. Социаль челтәрләрдә булган барча фотографиямне бетереп, оныкларыма шушы портертны гына күрсәтермен дигән дә уй узды.

Исеме бармы, юкмы, талантлары бар. Талантны югалтып булмый. Бауман урамында гына түгел, кешеләрнең йөрәгендә дә тирән эз калдыра алган рәссамнар югалмас, миңа калса. Голливуд йолдызларына “Аллея славы”да куелган плитәләрне аларга куймасалар да, күргәзмәләрдә, музейларда, иң мөһиме кеше йөрәгендә алар мәңгелеккә калачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100