Исемле амулетлар файдалымы, зыянлымы?
Сорауга биолокация буенча белгеч Гөлнара Ураз җавап бирә:
– Сезгә атап, шәхсән ясалган әйберләр дә могҗизалы көчкә ия түгел. Бик кыйммәтле лавкада сатучы да аның тәэсир көчен белми, аңа товарын ничек тә сату хаҗәт. Шуңа күрә, чит илгә баргач, иң яхшысы “распродажа”дан кием алыгыз дим. Чәй үсә торган җиргә барсагыз, чәй алыгыз, хөрмә җимеше, инжир, сыр алып кайтырга була. Ә менә сувенирларга сак карарга кирәк. Аларга нинди сурәт төшерелгәнен дә белмибез һәм аңламыйбыз бит.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.