«Исемен тергезергә иде»: Яңа Татар зиратында Хөсәен Ямашев рухына дога кылдылар
Бүген Яңа Татар зиратында революционер, публицист Хөсәен Ямашев һәм әлеге зиратта җирләнгән башка татар журналистлары рухына дога кылдылар. Чарада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева, «Китап» милли радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов, «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мәдрәсә җитәкчесе, «Ал мәчет» имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар катнашты.
«СССР таркалгач, Хөсәен Ямашев исеме күләгәдә калды»
Без бүген күренекле шәхесебезне искә алырга килдек. Заманында без аны бик еш телгә ала идек. СССР вакытында бигрәк тә. Аның Казанда проспекты бар. Совет заманында һәрвакыт Тукай белән бергә, аның дусты, көрәштәше итеп телгә алынды. СССР таркалган вакытта Хөсәен Ямашев исеме дә күпмедер дәрәҗәдә күләгәдә калды. 1971 елның декабрендә Хөсәен Ямашев исемендәге премия булдырылган иде. Нәкъ 20 елдан соң СССР таркалганда ул да онытылуга дучар ителде. Без, журналистлар, Хөсәен Ямашев исемен тергезергә иде дип уйладык. Ул гомер буе журналистларның рухи атасы рәвешендә барды. Без аны онытмаска тиеш дигән нәтиҗәгә килдек, – дип сөйләде Ләбиб Лерон.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Яңа Татар зиратында күп кенә күренекле шәхесләр җирләнгән. Биредә галимнәр дә, дин әһелләре дә, мәдәният эшлеклеләре, язучылар да, журналистлар да бар. Хөсәен Ямашев кабере янында гына татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист Әхмәдхади Максудинең каберен дә күрергә мөмкин. Ләбиб Лерон төрле елларда татар журналистикасында көч куйган шәхесләрне барларга кирәклеге турында әйтте.
Хөсәен Ямашев кабере янына елга ике тапкыр килеп була, дип уйлыйбыз. Март аенда аның туган көнендә һәм матбугат көне алдыннан килеп, аның һәм башка журналистларның рухына да дога кылдыру саваплы бер гамәл булыр. Моның белән генә тукталмабыз. Өлгерсәк быел да, икенче елга да өмә итеп дәвам итәрбез. Монда безнең бик күп журналистлар ята. Күбесенең кабер ташларында журналист дип тә язылган. Күбесен инде онытканбыз да. Ләкин интернеттан, матбугаттан эзләп, күбесен ачыклыйсы иде, – диде ул.
«Барыбызның да уртак теләге – әлеге традицияне ел саен дәвам итү»
Дога кылганчы «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мәдрәсә җитәкчесе, «Ал мәчет» имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншинга сүз бирелде:
Бу каберстан 26 гектар җирне тәшкил иткән. Монда үз вакытында бик күп зыялыларыбыз, галимнәребез, дин әһелләре дәфен кылынганнар. Бүген искә алына торган Минһаҗетдин улы Хөсәен әфәндене алабыз икән, шулай ук аның чордашлары булган Габдулла Тукай, Габдулла Кәриев булсын, аларның гомерләре кыска булса да, безнең халыкка гомерләрен фида кылып, бакыйлыкка киткәннәр. «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәдә һәр ел «Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел» дигән көнебез бар. Шул көнне, монда килеп, өмә дә оештырабыз, шул вакытта Коръән укып догалар да кылабыз. Бүген шәкертләребез белән Коръән укып дога кылсак, урынлы булыр. Килгәнегез өчен зур рәхмәт, – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Дога кылганнан соң, Хөсәен Ямашев каберенә чәчәкләр салдылар.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова әлеге чараның әһәмиятен билгеләп узды:
«Үз тарихын, үз тамырларын белмәгән халыкның киләчәге юк», дигән беркем дә бәхәсләшми торган гомуми бер тезис бар. Бүген медиа тармакта эшләүчеләрнең дә, башка өлкәләрдә хезмәт куючыларның да изге бурычы – остазларыбызны, тарих тудырган шәхесләрне, бүген дә без таянып эш итә торган кыйммәтләрне формалаштырган кешеләрне онытмау. Мондый чаралар үткәрү дә – күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерүнең мөһим юлларының берсе. Аларның исемнәре бүген дә безнең өчен юл күрсәтүче маяк булып тора, көндәлек эшебезне дөрес юнәлештә алып барырга ярдәм итә, – диде ул.
Фото: ©«Татар-информ», Владимир Васильев
Ул әлеге чараның традициягә әвереләчәгенә өмет белдерде:
Хезмәттәшләр белән сөйләшкәндә, бу чараның беренче тапкыр гына үткәрелүен билгеләп үттек. Барыбызның да уртак теләге – әлеге традицияне ел саен дәвам итү. Чөнки бүген дә монда күп кенә хезмәттәшләребезнең җирләнүен искә алдык. Без монда кемнәрнең җирләнгәнен тулысынча белеп бетермибездер дә әле. Әмма шулай бергә җыелып торсак, без башка элеккеге буын вәкилләренең дә рухына хөрмәт күрсәтә алыр идек, – дип сөйләде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Диана Василова.