Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Исемен әйтте дә тынды»: бер хатынны ире тереләй яндырып үтергән

news_top_970_100
«Исемен әйтте дә тынды»: бер хатынны ире тереләй яндырып үтергән
freepik.com

Хабаровск өлкәсендә бер ир-ат хатынына бензин сибеп, тереләй яндырып үтергән. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Ольга* хастаханәгә бик авыр хәлдә эләгә. Аның исән җире булмый диярлек – тәненең 90 проценты пешкән була. Ул әле үз аңында була, хәтта бармагын гына хәрәкәтләндерү дә аңа бик авыр була. Тик ни гаҗәп, Ольга хәтта үзе белән ни булганын да сөйләп бирә. Соңгы көчләрен җыеп, ул үзен үтерергә җыенган кешенең исемен әйтә, ә соңыннан мәңгегә күзләрен йома.

Ольга ире Сергей* белән Хабаровск өлкәсендәге Черная Речка авылындагы «Озерки» дача бистәсендә дача йортында яшәгән. 2023 елның июнендә аларның йортында янгын була. Күршеләренең берсе янгынны күреп ала һәм коткаручылар чакыра. Ярдәм тиз килеп җитә. Янгын сүндерүчеләр утны сүндергән арада, берничә кеше зыян күрүчеләрне эзләргә алына.

Бүлмәләрнең берсендә Ольганы табып алалар, ул әле исән була. Хатын-кызны урамга алып чыгалар һәм табибларга тапшыралар. Соңыннан аны хастаханәгә алып китәләр. Ольганың хәле начар була. Хастаханәдә табиблар аның тәненең 80-90 проценты пешкәнен ачыклый. Пациентны реанимациягә җибәрәләр. Әмма бик нык зыян килгәнгә күрә, организмы түзә алмаган. 2 көннән соң Ольга вафат була.

Бу хәлдән соң хокук саклау органнары тикшерү башлый. Моның бәхетсезлек очрагы булуына башта ук ышанмыйлар, бу версияне карамыйлар да. Ольганың ире Сергейдан шикләнерлек сәбәп була. Чөнки, Ольга үләр алдыннан чынлыкта ниләр булганын сөйләп калырга өлгерә.

«Хатын-кыз сүзләренчә, ире аңа интим якынлык кылырга тәкъдим иткән, ә хатын баш тарткан. Шуның аркасында алар арасында ызгыш килеп чыга. Ир-ат аңа бензин сибә һәм ут төртә», – дип сөйләгән «КП» – Хабаровск» басмасына Хабаровск крае прокурорының өлкән ярдәмчесе Анна Исаева.

Ир-атка карата җинаять эше ачканнар. Тикшерү вакытында Сергей үз гаебен өлешчә генә таныган.

«Ул хатынын яндырырга теләмәвен, моның очраклы килеп чыкканын әйтте. Интим турында версияне дә инкарь итте. Аның сүзләренчә, барысы да очраклы килеп чыккан. Янәсе, ир-ат тәмәке тартырга җыенганда, бензин салынган канистрага абынып егылган. Савыт шартлар дип курыккан, аны үзе яныннан алып ыргытырга теләгән, әмма ялгыш хатынына эләккән. Канистра хатынының терсәгенә тиеп киткән, ачылган һәм аңа бензин чәчрәгән. Шуннан соң хатынга ут капкан», – дип сөйләгән Хабаровск крае прокуратурасы бүлеге прокуроры Валентина Шевырева.

Судка кадәр Сергей берничә мәртәбә күрсәтмәләрен үзгәртә, бу хәлдә яңа нечкәлекләр уйлап чыгара, аларның кайбеләренә хәтта ышануы да авыр була. Әмма тикшерү аның гаепле булуын раслап, җитәрлек дәлилләр туплый ала. 2023 елның октябрендә ир-атка гаепләү белдерәләр һәм эшен судка тапшыралар.

Тыңлаулар вакытында ул хатынының үлемендә катнашы булуын таный, әмма саксызлык аркасында килеп чыгуын әйтә. Ә прокурорлар исә ут төртүнең ниятләп эшләнгәнен дәлилли.

«Суд ир-атны 17 елга кырыс режимдагы колониягә хөкем итте», – дип хәбәр иткәннәр Хабаровск крае буенча Тикшерү комитетында.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән. Сергей үз гаебен танымавын исәпкә алсаң, уд суд карарын шикаять итәргә дә мөмкин.

*исемнәре үзгәртелгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100