news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ишембай районында яшәүче ир-ат бензин пычкысына киселгән

news_top
Ишембай районында яшәүче ир-ат бензин пычкысына киселгән
Фото: © "Татар-информ"

Стәрлетамакның 1нче хастаханәсе табиблары бензин пычкысы белән яраланган ир-атны коткарган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ишембай районында яшәүче ир-атны хастаханәгә 17 сентябрьдә китерәләр. Ул бик авыр хәлдә була. Хастаханәнең баш табибы Илшат Яппаров бу турыда «ВКонтакте»да язган. Табиблар ир-атның сул кулын саклап калу өчен тырышкан.

Баш табиб сүзләренчә, пациентның сул як иңбашы артериясен аутовена белән протезлаганнар. Үзәк нервын торгызганнар, нурсыман сөякнең башын алганнар, йомшак мускулларын теккәннәр.

Хәзер ир-атны реанимациягә күчергәннәр, уңай динамика күзәтелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар