Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ишекне терәтеп бикләп, кадаклыйлар». Дуслары сарайга бикләгән 11 яшьлек малай янып үлгән

news_top_970_100
«Ишекне терәтеп бикләп, кадаклыйлар». Дуслары сарайга бикләгән 11 яшьлек малай янып үлгән
Тикшерү комитеты видеосыннан скриншот

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, Раменский районында бала үлеме турында җинаять эше ачылган. Бу турыда ведомствоның «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә язылган.

11 яшьлек малайның мәетен агач корылмада янгын сүндергәндә тапканнар.

Якынча белешмә буенча, 19 майда балалар үзара талаша һәм бер малайны сарайга ябып куялар. Сарай ишеген терәтеп биклиләр һәм аны кадаклыйлар. Аннары янгын чыга. Экспертлар фикеренчә, ут сарай эчендә башланган. Тыштагы балалар ишекне үзләре ача алмагач, узып баручы кешеләрдән ярдәм сорый.

Урынга экстрен хезмәтләр килгәч, сарай эчендә 11 яшьлек малайның мәетен таба, аның тәнендә пешкән эзләр була.

Хәзер әлеге фаҗигагә катнашы булган балаларны, шаһитларны ачыклаганнар, алар белән тикшерүчеләр эшли.

Mash «Телеграм» каналы белешмәсе буенча, мәрхүм малай үрнәк бала була, дзюдо белән мавыга, медальләре дә күп була. Хәзер фаҗига булган урынга чәчәкләр, уенчыклар һәм фотолар алып киләләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100