news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ишек кыңгыравына басып шаярган 11 яшьлек малайны атып үтергәннәр

news_top

Американың Техас штартында ишектәге кыңгырауга басып шаярткан 11 яшьлек малайны атып үтергәннәр. Бу хакта People басмасына сылтама белән «Рен-ТВ» хәбәр итә.

Бу хәл 31 августта булган. Малай ишектәге кыңгырауга басып, ә аннары йөгереп китеп уйнаган. Шуннан соң күршесе аңа аткан. Малайны хастаханәгә алып киткәннәр. Икенче көнне ул хастаханәдә үлгән.

Ир-атны кулга алганнар. Ул үз-үзен яклау өчен атуын әйткән.

«Миңа калса, бу – үз-үзеңне яклауга охшамаган», – дип белдергән полиция сержанты.

Ир-атка карата «Аңлы рәвештә кеше үтерү»дә гаепләү белдереләчәк, дип фаразлаган тәртип сакчысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар