Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ишек куярлык сикермәдем әле»: Рамил Шәрәпов үзен өйрәтүчеләргә җавап биргән

news_top_970_100
«Ишек куярлык сикермәдем әле»: Рамил Шәрәпов үзен өйрәтүчеләргә җавап биргән
Фото: социаль челтәрдән

Артистлар йортларында һәм фатирларында төшерелгән видеоларны социаль челтәрләргә чыгарса, халык рәхәтләнеп тикшерә. Бу юлы берсе юмор остасы Рамил Шәрәповка язарга да кыенсынып тормаган.

– Шәрәпов, үзең концерт куеп йөрисең. Эшләгән акчаңа ишекләреңне куйдырып бетер кеше шикелле. Аннары сезнең кием-салым куя торган шкафыгыз да юк бит. Үрле-кырлы сикерә-сикерә халыкка концерт куеп йөрисең, азрак өйдәге эшләреңне эшлә инде. Бөтен җирегез шыр ачык, аяк асты тулы балалар киемнәре. «Неужели» кеше шикелле яшәп булмый ул дөньяда. Шуларны уйла, синең башың бар бит. Эшләгән акчаңны җыеп бар, эшләреңне эшләтергә. Кешенеке кебек ялт итеп торсын бөтен җирегез. Өегездә бүлмә ишекләрегез булмагач, бигрәк күңелсез, – дип язганнар.

Артист исә югалып калмаган. «Ишек куярлык сикермәдем әле», – дип кенә җавап биргән.

Узган елның җәендә Казан фатирларына җылы бирү тукталгач, Шәраповлар, ремонты төгәлләнмәгән, караватлары да булмаган өйләрендә яши башлады. Караватлар алдылар, әлегә коймалары да юк, өйдә дә башкарасы эшләре бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 февраль 2025
    Исемсез
    Вэт дорес эйткэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100