news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында уйнап йөргәндә 12 яшьлек кызны ток сугып үтергән

news_top
Ишегалдында уйнап йөргәндә 12 яшьлек кызны ток сугып үтергән
https://www.pexels.com/

Якутиядә тикшерүчеләр 12 яшьлек кыз үлемен тикшерә. Ул электр тогы сугудан вафат булган. «Саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 4 июньдә кич белән Олекминский районында була. Кыз бала дуслары белән бергә үз өйләренең ишегалдында уйнап йөри. Уйнаган чакта бала ике кулы белән электр үткәргеченә ябыша. Үткәргеч җирдән 180 см биеклектән сузылган булган.

Табиблар тырышлыгына карамастан, бала хастаханәгә барышлый, юлда үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар