news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында машина юган өчен штраф салалар

news_top

Россиянең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләргә ишегалларында һәм йорт янындагы территорияләрдә автомобиль юу өчен административ җаваплылык яный. Бу хакта автоюрист Лев Воропаев сөйләгән.

Ул билгеләп үткәнчә, җаваплылыкка тарту шартлары һәм штраф күләмнәре төбәк дәрәҗәсендә билгеләнә.

Эксперт сүзләренчә, мондый хокук бозу өчен протокол урында ук төзелергә мөмкин яки кешене вәкаләтле органга чакырып, аннары штраф турында карар чыгарыла.

«Мәскәүдә штраф суммасы физик затлар өчен 1000нән 3000 сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 20 меңнән 200 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Ә махсус чаралар кулланмыйча пыяла, фаралар яки номерларны чүпрәк белән сөртү хокук бозу булып саналмый», — дип аңлаткан Воропаев «Абзац»ка биргән интервьюда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар