news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында кошлар ашаткан өчен штраф салалар

news_top

Татарстанда күпфатирлы йорт ишегалларында кошларга ипи, ботка калдыклары һәм башка ризык ашаткан өчен штраф салулары мөмкин. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, күгәрчен тизәге биналарның һәм балалар мәйданчыкларының тышкы күренешен генә бозып калмый, металл конструкцияләрдә коррозия дә барлыкка китерергә мөмкин. Моннан тыш, ул антисанитария шартлары тудыра һәм автомобиль хуҗалары белән бәхәсләргә сәбәп була.

Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») нигезендә кошларны ашатучыларга штраф салынырга мөмкин:

  • физик затларга — 2 меңнән 3 мең сумга кадәр;
  • вазифаи затларга — 10 меңнән 30 мең сумга кадәр;
  • юридик затларга — 100 меңнән 250 мең сумга кадәр.

Кабат хокук бозу очрагында штраф күләме арта:

  • физик затлар өчен — 3 меңнән 5 мең сумга кадәр;
  • вазифаи затлар өчен — 30 меңнән 40 мең сумга кадәр;
  • юридик затлар өчен — 250 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар