news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ишегалдында карны көрәмәсәләр, кемгә зарланырга?

news_top
Ишегалдында карны көрәмәсәләр, кемгә зарланырга?
Фото: © «Татар-информ»

Ишегалдында карны чистартмасалар, йортта яшәүчеләр үзләренең идарәче компаниясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га юрист һәм адвокат, Мәскәү шәһәре Адвокатлар палатасы әгъзасы Михаил Салкин сөйләде.

«Муниципалитет җаваплылыгында булган территориядән кар чистартылмаса (гомуми кулланыштагы юллар һәм тротуарлар, парклар – ТИ иск.), димәк, муниципалитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә инде хакимият органнары шикаятьләргә җавап бирмәсә, һәм бозлавык аркасында үтеп йөрү мөмкин булмаса, яшәүчеләргә прокуратурага гариза язарга киңәш ителә», – дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, кар һәм боз вакытында чистартылмау сәбәпле, кеше егылып аягын сындырса, зыян күрүче әлеге территорияне җыештыру өчен җаваплы булган компаниядән матди компенсация таләп итә ала.

«Әйтик, сез бозлавыктан чистартылмаган урамнан үтәсез, ә анда кисәтүче билгеләр дә юк, егылып, аягыгызны сындырасыз икән, бу территорияне җыештыру өчен җаваплы компаниядән компенсация таләп итү хокукына ия буласыз. Өстәвенә, зыян күләме авыру сәбәпле эшкә чыга алмаган вакытта алынмый калган хезмәт хакы күләменә кадәр җитәргә мөмкин», – дип йомгаклады Салкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар