Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ишегалдына кар көрәргә чыгып киткән яшь әтинең мәетен урманда тапканнар

news_top_970_100

3 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Асбест шәһәрендә яшь ир-ат югала. Бер атнадан 30 яшьлек Александрны урманда өшеп үлгән килеш табалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ул ап-аек килеш өеннән ерак түгел генә урында ничек өшеп үлгән – моны күпләр аңлый алмый. Александр ишегалдына этен ашатырга чыга һәм эзсез югала. Аның белән бергә 12нче модельле «Лада» машинасы да югала.

Александр Мәскәү өлкәсендә туган, аның туганнары шунда яши.

«3 ел чамасы элек ул Интернетта Алена белән таныша һәм аның янына Свердловск өлкәсенә күченә. Алар өйләнешә, кызлары туа, бар да яхшы иде», – ди мәрхүмнең апасы Оксана.

Аның сүзләренчә, Александр белән ул көнне ни булганын гаиләсендә беркем дә төгәл генә белми.

«Алена сүзләренчә, 3се көнне ул кибеттән кайта, ишегалдына этен ашатырга, кар көрәргә дип чыгып китә. 2 сәгать узгач Алена да чыга – тик машинасын да, ирен дә тапмый», – ди Оксана.

Димәк, Александр машина ачкычларын, документларын алып чыгып киткән. Александр ягыннан туганнарына бу турыда 6 гыйнварда гына әйтәләр.

«Алар аның аек булуын әйтте. 8 гыйнварда кич белән машинасы иске бер юлда табылды. Эзләр урманга таба бара иде. Ләкин кеше эчкән булса да, тирән кар көртләре аша урманга бармас. Аны «урманда өшеп үлгән» дип әйттеләр», – ди Оксана.

Волонтерлар да Александрның урманда табылуын әйткән.

«Саша – аның кебекләр хәзер бик сирәк. Игелекле, мәрхәмәтле. Мондый гамәлләр бер дә аныкына охшамаган. Безгә аның инде булмавы турында полициядә әйттеләр, ләкин без чынлыкта ни булганын белергә телибез», – ди Оксана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100